Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2015

«Бөркет оясы»

0

Тавык боты, дөге, кызыл татлы борыч, шампиньон, суган, тоз, борыч, үсемлек мае.

Тавык ботының сөяген алырга һәм тоз сибеп, тиресе аста калырлык итеп тактага салырга.

Шампиньон, суган, чистартылган борычны вак итеп турарга һәм әзер булганчы майлы табада кыздырырга. Дөгене ярым әзер булганчы тозлы суда пешерергә.

Дөге белән гөмбәле яшелчәләрне кушып, тоз-борыч сибеп болгатырга. Шушы катнашманы тавык боты өстенә салырга, тиресен капчык формасында җыярга һәм җөе аста калырлык итеп фольгага салырга. Фольганың кырыйларын җыярга, ачылмаслык итеп төенләргә һәм кызган духовкада 40-50 минут пешерергә. Духовкадан алыр алдыннан берничә минут фоләгасын ачып тотарга.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса