Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2015

“IT-чемпион” бәйгесендә җиңүчегә – IPhone 6S

0
Хәзерге вакытта Татарстанда “IT-чемпион” акциясенең икенче этабы дәвам итә. 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак...
“30 ноябрьдә “IT-чемпион” бәйгесенең икенче этабына да нәтиҗәләр ясалачак. Җиңүчеләр дип республиканың төрле районнарыннан өч укучы игълан ителәчәк. Бу – конкурс барышында иң күп балл туплаган яшүсмерләр. Шул ук вакытта укучылар үз балларын истәлекле бүләкләргә дә алыштыра ала. Болар – рюкзак, термос, колакчын, бейсболка, футболка, хәтта мәктәп формасына кадәр бар”, - дип ассызыклый оештыручылар.
 
2015 елның 1 сентябреннән “IT-чемпион” бәйгесендә яңа номинация игълан ителде. Хәзер бу мәртәбәле бәйгедә мәктәп укучылары гына түгел, өлкәннәр дә катнаша ала. Татарстан дәүләт порталыннан кулланган һәр кешегә махсус баллар өстәлә. Иң күп балл җыйган татарстанлылар смартфон, планшет ота яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаны кире кайтара ала.
 
Бу номинациядә конкурс 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче урын яулаган кешегә IPhone 6S смартфонын вәгъдә итәләр.
Икенче-өченче урын яулаган затлар планшет белән бүләкләнәчәк. Ә менә 4-6 урын алган кешеләргә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләгән акчалары кире кайтарыла. Тик бу сумма 10 мең сумнан артырга тиеш түгел”, - дип белдерәләр конкурсны оештыручылар.
 
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 декабрь көнне уздырылачак.
 
 
Рәмзия ЗАКИРОВА
 
 
 
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/51112.html



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса