Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2015

Нигә көттерәсең син сөю?

0

Бик кайтсым килә үткәнемә,

Исәрләнеп, сусап назыңа.
Бер кайтасым килә,кабатланмас-
Бүләк иткән сөю языңа.

Шундый җылы иде, хәтеремдә-
Кайнар иде һәрбер сулышың.
Шул сулышта яшим, әле дә мин,
Назлы, татлы, кайнар язмышым.

Кулларыма кулың алганнарым-
Йөрәгемдә калган әле дә.
Бер кайтасым килә шул мизгелгә,
Мин әле дә Таһир хәлендә.

Керсәм әгәр синең өчен диеп,,
Сөю учагына , ялкынга.
Риза җаным бары , барысына ,
Бул син бары, бул син янымда.

Аңлыйм сине, ай-хай бу ярату-
Уртак газап безнең юлларда.
Сәбәпләр бар кабат күрешергә,
Тик син генә зинхар, югалма.

Синнән тора, миннән- ике адым,
Уртак сукмак көтә пар көю .
Бер күрешү көтеп яши ике Сак-Сок,
Нигә шундый ачы син сөю?

Бер адымнан сине табармын да,
Кочагыма алыр хисләрем.
Аңла шуны, мин бит бары сиңа гашыйк,
Мәңге гашыйк, тиле, исәрең!

Вазыйх Фатыйхов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса