Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2024

Ольга Павлова: БРИКС уеннары призерлары гына түгел, аларның тренерлары да бүләкләнәчәк

0
Ольга Павлова: БРИКС уеннары призерлары гына түгел, аларның тренерлары да бүләкләнәчәк

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2024 елда Казанда узачак БРИКС илләре Уеннарында Россия җиңүчеләренә һәм призерларына бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләкләү турында карар проекты әзерләде.

Спортчыларны акчалата бүләкләүдән тыш, медаль яулаган атлетларны әзерләүне тәэмин иткән Россия спорт җыелма командалары тренерларына һәм белгечләренә призлы түләүләр каралган.

РФнең атказанган тренеры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, документ проектына комментарий биреп, спортчыларны гына түгел, тренерлар составын да бүләкләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Дәүләтнең спортчылар турында гына түгел, аларны әзерләгән тренерлар турында да кайгыртуы куанычлы. Тренерлар составы чемпионнар белән беррәттән безнең спортның алтын фондын тәшкил итә. Мин Олимпия һәм паралимпия чемпионнары тренерларына пенсиягә өстәмә түләү турындагы законны эшләүчеләрнең берсе һәм тренерларның һәм спортчыларның хокуклары, аларның социаль гарантияләре яклансын өчен барысын да эшлим», — диде Павлова.

БРИКС уеннары Татарстан башкаласында 12-23 июньдә уза. Барлыгы 29 спорт төре буенча 380 комплект медаль уйнатылачак. Халыкара турнир дисциплиналарына беренче билетлар 23 апрельдә, уеннар башланырга 50 көн кала сатыла башлады. Күптән түгел булачак турнирның илчеләре билгеләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






За спрос не дают: пациенты требуют вернуть доступ к жизненно важным лекарствам

«Зенит» крупно обыграл ЦСКА и сравнял счет в полуфинальной серии плей-офф Единой лиги ВТБ

Mercury засмотрелась на молодежь // Ритейлер пытается привлечь к люксу новое поколение

15-летняя москвичка разбилась при падении с высоты 11 этажа во время фотосессии