Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2024

Татарстан журналистлары Киров өлкәсенә эшлекле сәфәргә килде

0

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан журналистлары өчен Киров өлкәсенә эшлекле сәяхәт оештырды. Сәфәр барышында өлкәнең Малмыж районы авылларындагы татар халкы тормышы белән танышу бара.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Журналистларны «Юлчы» мәчете янында каршыладылар. «Безнең Киров өлкәсенең Малмыж җирендә 4 милләт үзара дуслыкта яши. Рус, татар, мари һәм удмурт халкы вәкилләре бердәмлектә гомер итә. Татарлар бездә 32 процент. Сабантуйлар, гает бәйрәмнәре зурлап уздырыла», — диде Малмыж районы башлыгы Эдуард Симонов.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Эдуард Симонов билгеләвенчә, Малмыж районы халкы Татарстанга, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтле. «Элеккеге ачлык чорларында кировлылар Татарстанның Балтач районына ярдәм итсәләр, хәзерге заманда Татарстан безгә ярдәм итә, сезгә барып укыйбыз һәм эшлибез», — ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Алга таба «Алтын ачкыч» балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштырдылар. «Безнең балалар бакчасына 33 ел. Барлыгы 6 төркемдә, 109 бала тәрбияләнә. Балаларга милли мохиттә тәрбия бирергә омтылабыз. Бакчабызда туган як тарихын өйрәнү музее эшли, андагы экспозицияләр белән тәрбияләнүчеләребез аеруча кызыксына», — дип сөйләде «Алтын ачкыч» балалар бакчасы мөдире Рәмилә Лотфуллина.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Эшлекле сәфәрнең чираттагы тукталышлары Малмыж шәһәрендә нәшер ителгән «Дуслык» татар газетасы редакциясендә булды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

​​




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

«Реал» обыграл «Манчестер Сити» в ЛЧ, Александрова победила Соболенко. Главное к утру






Рязанскую «Деловую Россию» возглавил Павел Яковлев

Карин Кнайсль: Трамп мог бы посетить Москву на 9 мая

МВД объявило работодателям о штрафах за кадровые услуги нелегальным мигрантам.

Собянин: В ОЭЗ «Технополис Москва» вошли еще четыре производственные площадки