Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2024

Сарсаз-Баграж Сабан туенда махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең теләген үтәделәр

0

Зәй районы Сарсаз-Баграж Сабан туе күңелле вакыйгаларга да, шул ук вакытта дулкынландыргыч, күңел тулган мизгелләргә дә бай булды. Сабантуй башында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләрен мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләп, бүләк тапшырдылар. Барлыгы 25 егетнең әти-әнисе мәйдан уртасына чыкты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Дулкынландыргыч мизгел махсус хәрби операциядә һәлак булган Николай Фроловның амәнәтен үтәү булды. Николайга авылдан килгән исемле посылкадан ике хат кулына эләгә. Аның берсен Эмилия Моисеева язган, икенчесен – Роман Кәлимуллин. Николай балалар хатларына бик сөенә, әнисенә шалтыратып, мин ялга кайткач бу балаларга бүләк бирәчәкмен әле, ди. Ләкин 2 майда хәрби бурычын үтәгәндә Николай батырларча һәлак була.

Николайның амәнәтен үтәп, Сабантуй мәйданында Эмилияга һәм Романга батыр Николай абыйлары исеменнән зур бүләк тапшырылды.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Егоровның әнисе Галина Николаева да улы истәлегенә зур бүләк белән кайткан иде Сабантуйга. Аның улы Руслан көрәшче булган. Һәм Сабан туенда җиңелүче көрәшчеләргә битараф булмаган. Галина Алексеевна җиңелгән көрәшчегә дип 5 мең сум акча бирде. Әлеге акча жирәбә буенча Вадим Павловка тапшырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Australian Open. 12 января. Турнир начнут Котов, Зверев, Рууд, Мирра Андреева, Павлюченкова, Потапова, Блинкова, Соболенко






Собянин: система здравоохранения переживает самую масштабную модернизацию

Росгвардейцы задержали мужчину с наркотиками в Москве

Вице-мэр Москвы: проект «Давай дружить!» исполнил мечты 220 детей-сирот

57-летней россиянке в США предъявили обвинение за безбилетный полет во Францию