Чаллы балалар бакчасы махсус операция хәрбиләренә газ плитәләре һәм баллоннары җибәрә
Хәрби хезмәткәрләр һәрвакыт бар нәрсәбез җитәрлек, дип торса да, Чаллы волонтерлары хәрбиләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Өйдән хәбәр алуы һәрчак рәхәт, дип ышана активистлар. «Весняночка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм бакча хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучылар өчен газ плитәләре һәм баллоннар сатып алган.
Карявый позывнойлы хәрби хезмәткәр чираттагы кыска вакытлы ялга кайткан. Хәрбиләргә һәрвакыт волонтерлардан ярдәм килеп тора, бу кәефне генә түгел, хәрби рухны да арттыра, дип сөйләде ул.
«Гуманитар ярдәм бик файдага килә. Әйтик, дымлы кулъяулыклар. Шундый кирәкле, файдалы әйбер. Артык мөһим нәрсә түгел кебек, әмма бик ярдәм итә. Коры душ та шулай ук. Менә хәзер җәен бик кирәк, чөнки 20-әр көн хәрби бурычларда булабыз», - дип сөйләде хәрби.
Ә хәзер хәрби хезмәткәрәргә кыр шартларында ризык әзерләү, чәйнек җылыту җиңелрәк булачак, дип ышана Чаллы волонтерлары.
«Без балалар бакчасында бердәмлек ярминкәсе оештырдык. Тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләре дә катнашты. Шуннан кергән акчаларга махсус операция хәрбиләренә кыр шартларында кулланыр өчен газ плитәләре сатып алдык», — дип сөйләде 62 номерлы «Весняночка» балалар бакчасы мөдире Гөлназ Фәйзрахманова.
«Чынлыкта, тылның ярдәм итүен тою алар өчен бик мөһим. Безгә хат укуларын видеога төшереп җибәргәннәр иде. Балалар елады», — дип уртаклашты «Без бергә» волонтерлар хәрәкәте вәкиле Светлана Гурлева.
Әгәр волонтер һәм активистлар хәрбиләргә ярдәм итсә, алар, үз чиратында, яңа төбәкләрнең тыныч халкына ярдәм итә. Карявый әйтүенчә, кешеләр аларга барысы өчен дә рәхмәт белдерә.
«Куанып каршы алалар. Без үзебез ярдәм иттек, чөнки алар подвалларда утыра, чыкмый. Ризыклары юк диярлек. Хәтта үзебезнең коры паекларны да бирергә туры килә иде. Алар торак пунктларын азат итүебезгә бик шат, канәгать иделәр», — дип уртаклашты хәрби.
Россиянең яңа төбәкләрендәге торак пунктларны азат итүдә ярдәм итәргә карар итүчеләргә республика да ярдәм итә. Татарстанда хәрби хезмәт турында контракт төзүчеләргә 505 мең сум, Россия Саклану министрлыгыннан өстәмә 195 мең сум акча түләнә. Бер тапкыр бирелә торган гомуми сумма миллион сумга да җитәргә мөмкин, әмма июль азагына кадәр генә.