Казанда узачак Сабантуй программасы әзер
Казанның «Дәрвишләр» торак комплексы Каенлыгында узачак Сабантуйның программасы һәм картасы әзер. Бәйрәм 23 июньдә узачак, 9.30 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кунакларны татар ишегаллары, «Авыл» уен мәйданчыгы, яшьләр һәм гаилә Сабантуе, мастер-класслар, «Яңа буын», «Мунча традицияләре», «Фән һәм технологияләр», «Лазертаг» мәйданчыклары, «Болгар радиосы» сәхнәсе, күргәзмә, сәүдә рәтләре һәм башкалар көтә. Моннан тыш, Комсомол күлендә «Су Сабантуе» уздырылачак. Ул сап-бордларда программа, фотозоналар, җилкән спорты буенча күрсәткеч чыгышлар һәм мастер-класслар, шулай ук масштаблы су шоуын үз эченә алачак.
Үзәк мәйданда тамашачыларга театральләштерелгән тамаша, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, ТРның атказанган артистлары Артур Минһаҗев, Роман Плеханов, яшьләр башкаручысы Илназ Шәйхразиев, «Зөләйлә» вокаль триосы, «Ворожея» рус җыры театры һәм башкалар катнашында концерт тәкъдим ителәчәк.
Биредә үк спорт ярышлары һәм уеннар үткәреләчәк. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә тәмамланачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Компрессор заводы парковкасы (Себер тракты урамы, 40) һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкасыннан (Җиңү Проспекты, 141) бәйрәм мәйданчыгына кадәр бушлай шаттллар йөриячәк. Шулай ук «Халитов урамы» тукталышыннан 36, 46, 72 номерлы рейс автобусларында барып җитәргә мөмкин булачак. Алар эш көне графигы буенча 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр йөриячәк.