Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2024

Лениногорск егете кулына диплом алгач, контракт төзеп махсус хәрби операциягә киткән

0

Лениногорски егете диплом алгач, Россия Саклану министрлыгы белән 1 елга контракт төзи һәм махсус хәрби операциягә китә. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Руслан 2004 елның 14 сентябрендә туа. Аңа 6 яшь булганда әтисе озакка сузылган авырудан соң үлеп китә. Әнисе Татьянага берүзенә улын аякка бастыру бурычы кала. Руслан башлангыч сыйныфта 11нче гимназиядә укый. Шахмат мәктәбенә йөри, хоккей, көрәш, каратэ белән шөгыльләнә. Сыйныф җитәкчесе, 11нче гимназия укытучысы Зөлфирә Трофимова аны сабыр холыклы дип сөйли.

Әнисе Татьянаның улын чын егет итеп үстерәсе килгән һәм кадет мәктәбенә укырга кереп карарга тәкъдим ясый. Руслан Бөгелмәгә кадет мәктәбендә укый башлый. Дүшәмбедән шимбәгә кадәр анда торып укыган. «Ялларда өйгә кайткач, укуы турында сораштыра идем. Ул бер дә зарланмады. Бары 1 елдан соң гына беренче вакытларда ничек авыр булуын сөйләде. Кадет мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлады», - ди әнисе.

Русланга кадет мәктәбендә хәрби-кыр җыеннарында катнашу ошаган, «Аҗаган» республика хәрби-спорт ярышларына барган, үзен физик яктан көчле итеп әзерләгән. 9нчы сыйныфка кадәр кадет мәктәбендә укый, аннары исә пандемия башлана.

Аннары Руслан Лениногорск политехника көллиятенә кайтып, укуын дәвам итә. Һәм диплом эшен «бик яхшы» билгесенә яклый да, контракт төзеп, хәрби операция зонасына китәргә карар кыла.

Русланны әнисе, үги әтисе (Татьяна 2015 елда башка кешене очратып, аңа кияүгә чыга) һәм 8 яшьлек сеңлесе, туганнары, дуслары Казанга кадәр озата бара. Аннан контрактчы хәрби «алгы сызыкка» юл ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова вышла в полуфинал престижного турнира WTA в Дохе






К праздникам «Тануки» запустили лимитированное меню

Синоптики пообещали аномальную теплую весну и раннее цветение в России

Где провести выходные в Северном округе: подборка бесплатных активностей для жителей

Теперь и в Рязани: MACARONIKA открыла новый корнер в ТРЦ «Виктория Плаза»