Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2024

Березники шәһәрендә Югары Кама Сабан туенда беренче тапкыр көрәш бәйгесе була

0

29 июньдә 12.00 сәгатьтә Березники шәһәре паркында татар-башкорт халкының милли бәйрәме - «Югары Кама Сабан туе – 2024» була. Бу хакта Пермь татарлары милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Билбау көрәшенең приз фонды – 100 000 сум, ул Югары Кама Сабан туенда беренче тапкыр оештырылачак. Көрәшкә һәм көрәш буенча мастер-класска теркәлү – 11.00 сәгатьтә, ярышлар 12.00 сәгатьтә башлана.

Березникида яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларын балалар һәм олылар өчен бай программа көтә.

Спорт мәйданчыгында аркан тартышу, армрестлинг, капчык бәрешү, таяк тарту һ.б. уеннар оештырыла. Шулай ук «түмәр» талисманын, кайнар ризык өчен аскуйма әзерләү, агачка милли бизәк төшерү, кәгазьдән түбәтәй ясау буенча мастер-класслар, балалар һәм олылар өчен милли уеннар оештырылачак.

Концерт программасында Березники, Соликамск, Добрянка, Пермь шәһәрләре, Татарстан Республикасыннан килгән милли коллективлар һәм башкаручылар музыкаль һәм бию номерлары тәкъдим итә.

Бәйрәмнең махсус кунагы – «Үзгәреш җиле» (Нью-Йорк, АКШ), Корылтай (Венгрия) кебек халыкара конкурс һәм фестивальләр лауреаты, 2022 елда Казахстанда узган «Voice of Turan» бәйгесенең Гран-при иясе, «Болгар радиосы» милли премиясенә лаек булган Илгиз Шәйхразиев. Концертта шулай ук Казаннан килгән кунаклар да катнаша.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина выдала тяжелый матч за полуфинал турнира в Абу-Даби






Гатилов: США не готовы к серьезной дискуссии с Россией по ядерному разоружению

В Москве женщина пострадала при взрыве переносного камина

Пусть мяч всегда летит точно в цель. Ульяновец рассказал, что для него значит воллейбол

Как сегодня живёт Ирина Муравьёва