Казанның Җиңү паркында активистлар шәмнәрдән Мәгубә Сыртланова портретын ясады
Бүген төнлә Казанның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге вәкилләре, шулай ук гади гражданнар 30 мең шәм яндырды. Акциядә катнашучылар шул рәвешле Мәгубә Сыртланованың – Татарстан территориясендә яшәгән бердәнбер хатын-кыз Советлар Союзы Героеның портретын ясады, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
- Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова (1912-1971) 46нчы гвардия Тамань төнге бомбардировщиклар хатын-кызлар авиация полкы очучысы (эскадрилья командиры урынбасары) була. Гвардия өлкән лейтенанты Төньяк Кавказ, Кырым, Беларусь, Польша һәм Көнчыгыш Пруссиядә барган бәрелешләрдә катнаша. Аның исәбендә 780 сугышчан очыш – ул һавада 900 сәгать була һәм дошман өстенә 190 тонна бомба ташлый. Сыртланова 1946 елда Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Бәләбәйдә туган Герой сугыштан соң Казанда яши.
«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» «Сугышның утлы картиналары» акциясен ел саен оештыра. Аны барлык герой-шәһәрләрдә, сугышчан дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә үткәрәләр.
Быелгы акциядә Россия Герое Рәсим Баксиков, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов катнашты.
«Россиянең теләсә кайсы гражданины өчен 22 июнь – фаҗигале дата. Безнең һәркайсыбыз бу көнне, иртәнге дүрттә, 1941 елда нәрсә булганын истә тотачак. Россия бу куркыныч сугышта җиңде һәм бүген, нацизмга каршы көрәшкәндә дә, без җиңәргә тиеш. Безнең башка чарабыз юк. Җиңү безнең якта булачак», - дип уртаклашты Рәсим Баксиков вазгыятькә үз карашы белән һәм үткәнне киләчәк белән тоташтырды.
Акциядә катнашучылар өчен Казан энергетика университеты һәм Казан мәдәният институты коллективлары башкаруында сугыш еллары җырлары яңгырады. Чара барлыгы 500 кешене берләштерде, алар арасында Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, «Алдынгылар хәрәкәте» һ.б. оешмаларның активистлары бар иде.