Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көне турында: Бүген без геройларыбызны искә алабыз!
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге һәм Telegram-каналдагы сәхифәсендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган язма урнаштырды.
«Илебез тарихындагы фаҗигале дата – 1941 елның 22 июнендә Советлар Союзы нацистлар Германиясенең хыянәтчел рәвештә һөҗүм итүенә дучар булды. Бөек Ватан сугышы башланды...» - дип язган республика җитәкчесе.
«Бүген без туган илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаучылар алдында баш иябез, геройларыбызны искә алабыз! Хәтерлибез. Җиңүчеләргә мәңгелек дан!» - дип искәрткән ТР Рәисе.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы еллары кинохроникасының аерым мизгелләрен берләштергән видео һәм балаларның бүгенге көн авторы Степан Кадашниковның «День памяти и скорби» дигән шигырен укуын сурәтләгән видеоролик урнаштырган. Шулай ук татар шагыйре Таһир Шәмсуаровның әлеге кайгылы датага багышланган «Сандугач та сайрамый» шигыреннән өзек китергән.