Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2024

Аккош күлендәге Казан Сабан туе программасы билгеле

0

Иртәгә, 23 июньдә, Аккош күле янындагы территория Казанда Сабан туен үткәрү мәйданчыкларының берсе булачак. Бәйрәм кунакларын бай эчтәлекле программа көтә, дип хәбәр итә Татарстан башкаласының Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте матбугат хезмәте.

Чара татарларның борынгы йолалары һәм традицияләренә багышлана. Мәйданчыкта төрле тематик зоналар һәм дүрт концерт сәхнәсе оештырылган. Бәйрәм 9.00 сәгатьтә башлана, ә 11.00 сәгатьтә төп сәхнәдә театральләштерелгән пролог тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәмдә фольклор ансамбльләре һәм иҗат коллективлары, шулай ук татар эстрадасы җырчыларының чыгышлары көтелә. Аерым алганда, Эльмира Кәлимуллина, Илсөя Бәдретдинова, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Гүзәл Идрисова, Илназ Баһ, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов һәм Nabi кебек артистлар талантын күрсәтәчәк.

Моннан тыш, тематик зоналар, үзенчәлекле утарлар, балалар мәйданы, үзмәшгульләрнең кул эшләнмәләре ярминкәсе, «Казаньоргсинтез» оештырган мәйданчык эшли. Бәйрәмдә беренче тапкыр йога белән шөгыльләнү өчен махсус мәйданчык каралган.

Татарстанның алты районыннан килгән кунаклар традицияләрен һәм байлыгын күрсәтәчәк. Әйтик, Апас районы утарында теләгән һәркем май яза һәм җеп эрли, кәләшне каршылау йоласы турында белә һәм үзен һөнәрче сыйфатында сынап карый ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Теннисист Андрей Рублев вышел в финал турнира ATP в Дохе






Вдова Бориса Грачевского Екатерина Белоцерковская отреагировала на слухи о новом мужчине

Овчинский: на площадке «Пространство» пройдет лекция об архитекторе Осипе Бове

"Кузница патриотов": столичный главк Росгвардии провел военно-патриотическое мероприятие

Почти 60 ям устранили на дорогах Люберец за неделю