Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2024

«Россия йөрәге» гаилә учагы уты Саба районына кайтты

0

Илебез буйлап сәяхәт итүче «Россия йөрәге» гаилә учагы уты бүген тантаналы шартларда Саба районына кайтты. Аны Мамадыш районыннан Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләр залында Россиядә Гаилә елын ачу тантанасында язылышкан Саба районы яшь пары Мифтаховлар гаиләсе кабул итеп алды. Бу хакта https://saba-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Һәм бу гаилә учагы символын чагылдыручы утны бүген алар, 24 июньдә үз гаиләсен кабызучы Юлбат егете Ринат Фәтхриев һәм Фәйрүзә Ганиева, ягъни яшь Фәтхриевлар гаиләсенә тапшырдылар.

Яшьләрне истәлекле көннәре белән әти-әниләре, барлык туганнары, кияү егетнең 57 ел бергә яшәүче бабасы Хәнәфия абый һәм әбисе Гөлчирә апа тәбрикләде. Фәтхриевларга үзенең матур теләкләрен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та җиткерде һәм истәлеккә суыткыч тапшырды.

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районда 35 пар язылышкан. 2024 ел символы булган гаилә учагы уты районда 30 июньгә кадәр торачак. 1 июльдә аны тантаналы шартларда Арча районына озатачаклар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса