Түбән Камада «Күккә очкан рота» акция-йөреше була
1 июльдә Түбән Камада Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне традиция буенча шәһәр урамнары буйлап «Күккә очкан рота» акция-йөреше уза. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Йөрештә һәлак булган солдатларның әти-әниләре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, запас частьтагы хәрбиләр, иҗтимагый хәрби-патриотик оешмалар вәкилләре катнаша.
Йөреш 18:00 сәгатьтә башлана. Маршрут Яшьлек урамы, 7 нче йорттан Төзүчеләр проспекты буенча урнашкан сугышчы интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр узачак.
Чара ахырында һәйкәл янында тантаналы митинг була, анда чәчәкләр куярга җыеналар.