Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2024

Россиялеләрне 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифларның артачагы хакында кисәттеләр

0

2024 елның 1 июленнән башланачак торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын индексацияләүнең (соңгы ел ярымда) беренчесенә коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре дә эләгә. Әмма кайсы хезмәтләрнең кыйммәтләнәчәген һәр төбәк үзе хәл итә, шул ук вакытта гражданнарның кайбер категорияләре өчен ташламалар да саклана. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Халык фронты. Аналитика» эксперты Павел Склянчукка сылтама белән хәбәр итә.

2023 елның ноябрендә Хөкүмәт 2024 елга Россия субъектлары буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең уртача күләмендәге үзгәрешләр индексын, шулай ук аерым муниципаль берәмлекләр буенча 2028 елга кадәрге чорга күрсәтелгән индекслар күләменнән рөхсәт ителгән тайпылышларны раслады.

Коммуналь хезмәтләргә тарифларның планлы индексациясе 2024 елның 1 июлендә узачак, әмма ул бу чордагы инфляциядән артып китмәячәк. Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2023 елда Россиядә инфляция дәрәҗәсе 7,42 процент тәшкил итте. Быелның 24 июненә исә ул 8,61 процентка җитте, диелә Икътисади үсеш министрлыгы күзәтүендә. Коммуналь хезмәтләргә тарифлар соңгы тапкыр 2022 елның декабрендә күтәрелде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Блинкова победила Соррибес-Тормо и вышла во второй круг турнира WTA в Клуж-Напоке






Источник 360.ru: пожар начался в реконструируемом здании на Малой Ордынке

Заместитель главы Балашихи встретился с жителями дома № 5 на ул Реутовской

Экс-министру транспорта региона Кушнареву продлили арест до 24 июня

Названы российские авиакомпании с самыми дешёвыми авиабилетами по туристическим местам на март