Фарисов алкоголь һәм Көнбатыш музыкасыннан башка узачак «Төнге Сабан туе» хакында сөйләде
6 июльдә Мәскәүдә Сабан туен бәйрәм итү кысаларында беренче тапкыр исерткеч эчемлекләр һәм безгә дус булмаган ил артистларының музыкасыннан башка гына «Төнге Сабан туе» оештырылачак. Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов әлеге вакыйга хакында сөйләде.
«Сабан туе – һәрвакытта да ниндидер яңалык кертелә торган урын ул һәм бер урында өч Сабан туе безнең бәйрәмнең төп үзенчәлеге булачак. Алар – Балалар Сабан туе, «Коломенское» музей-тыюлыгында бөтен гаилә өчен программа һәм беренче тапкыр узачак «Төнге Сабан туе»», - дип искәртте ул.
Фото: © Бәйрәмнең афишасы Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан тәкъдим ителде
«Кешеләр Мәскәү Сабан туеның исерткеч эчемлекләрдән башка үткәрелүенә күптән күнекте инде. Һәм быел әлеге бәйрәмнең дәвамы буларак кичке һәм төнге программа планлаштырыла, ул иртәнге бишкә кадәр барачак. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның үтенечен (алар бәйрәмдә безгә дус булмаган илләрнең музыкасын куймауны сораган иде) канәгатьләндерәбез. Шулай булачак та. Бәйрәмдә бары тик рус, башкорт һәм татар көйләре генә яңгыраячак», - дип аңлатты Фарисов алда торган чараның кайбер үзенчәлекләрен.