Тукай районында булган юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, берсе үлгән - видео
Татарстанның Тукай районында, М7 «Волга» трассасында Hyundai Solaris һәм «ГАЗель» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, өч кеше зыян күргән, берсе үлгән, прокуратура тикшерү эшен башлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Тукай районы прокуроры Руслан Галиев хәбәр итте.
Якынча мәгълүматлар буенча, Hyundai Solaris автомобиленең 67 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗель» белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, өч кеше, шул исәптән алты яшьлек бала зыян күргән. Hyundai Solaris автомобиленең йөртүчесе ашыгыч ярдәм каретасында җан биргән. «ГАЗель»нең йөртүчесе һәм пассажиры җитди җәрәхәтләр алмаган.
Әлеге уңайдан тикшерү оештырылган. Авариянең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, дип хәбәр иттеләр прокуратурада.