Федераль таможня хезмәте: Россия санкцияләрдән 5 триллион сум күләмендә файда алган
Дус илләр белән сәүдә итү нәтиҗәсендә Россия ике ел эчендә 30,9 миллиард доллар, яки 5 триллион сум эшләгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федераль таможня хезмәте мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Чагыштыру өчен: безгә дус булмаган илләрнең импортерлары санкцияләр аркасында Россиядән 256,5 миллиард долларлык, яки 21 триллион сумлык товар алып җиткермәгән.
Билгеләп үтелгәнчә, дус партнерлар белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә Мәскәү, 287,5 миллиард доллар (26 триллион сум) күләмендә файда күреп, алып җиткермәгән керемнәрне компенсацияләүгә ирешкән.