Казан һәм Иркутск туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килеште
Казан һәм Иркутск туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Татарстан башкаласы Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Бу безнең шәһәрләр арасында туристлык потенциалын үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр ача», - дип искәртте Казан түрәсе. Һәм: «Ике арадагы партнерлык һәм дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәчәкбез», - дип өстәде. Документны Дарья Санникова һәм Себер шәһәренең Икътисад һәм стратегик планлаштыру комитеты рәисе Татьяна Макарычева имзалады. Шәһәрләр кунакчыллык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга ниятли, дип билгеләп үтә Иркутск мэриясе матбугат хезмәте.
Килешү Сабан туен бәйрәм итү кысаларында имзаланды. Вакыйга программасы милли уеннарны, татар милли ризыкларын татып карауны, спорт ярышларын һәм иҗат коллективлары фестивален үз эченә алды, дип санап үтте Санникова.