Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2024

Фән министрлыгы: Балалы студентларның стипендиясен арттыру мәсьәләсе җентекләп өйрәнелгән

0

Балалы студентларның стипендияләрен хезмәткә түләүнең минималь күләме дәрәҗәсенә кадәр арттыру турындагы инициатива инде җентекләп өйрәнелгән, шулай ук Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә финанс ягыннан исәпләнгән. Алга таба аны кабул итү – үзара фикер алышу һәм килештерү мәсьәләсе, дип аңлатты РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова.

«Бу –»Гаилә» илкүләм проекты кысаларында без тәкъдим иткән проект. Ул җентекләп өйрәнелә һәм тикшерелә», - дип белдерде министр урынбасары РИА Новости агентлыгына.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта Россия югары уку йортларында 34 меңгә якын студент әни белем ала. Студент гаиләләре саны 17 мең тирәсе тәшкил итә. Әмма әле кайберләренең баласы юк, шуңа күрә үзгәрешләрнең күпме кешегә кагылачагын әйтүе кыен.

Петрова шулай ук «Гаилә» илкүләм проектының структурасы буенча да эш алып барылуын искәртте. Аның хакында Хөкүмәтнең июль аенда узачак стратегик сессияләре вакытында фикер алышырга ниятлиләр.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Дәүләт башлыгы указы белән 2024 ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина получила хорошую новость перед стартом на турнире в Абу-Даби






СПАСЕНИЕ ОТ ДЕНУКЛЕАРИЗАЦИИ! ПРО "Z" И "Аз" В НЛП СВО. ДОРАБОТКА РАКЕТЫ "ОРЕШНИК". В.В. Путин, Дональд Трамп. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Weekend №2–2025 // Самое актуальное на неделю с 6 февраля

Володин: около 670 тысяч нелегальных мигрантов живут в России

Зоолог Воеводин: белки в Москве сбрасывают зимние шубки и могут погибнуть