Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Казанның мәктәп укучысы бердәм дәүләт имтиханын 398 баллга тапшырган

0

Казанның 18 номерлы мәктәбе укучысы Полина Романенко БДИдан 398 балл җыйган. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Унберенче сыйныф укучысы тарих, әдәбият һәм рус теленнән имтиханны йөзәр баллга, ә инглиз теленнән БДИны 98 баллга тапшырган.

Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, кыз сабырлык һәм тырышлык теләде. Нәкъ менә алар – уңышның нигезе, дип саный Полина Романенко.

«Сез моны нәрсә өчен эшләгәнегезне аңларга, максат куярга һәм аңа ирешергә тырышырга тиеш. Бар да файдасыз булып тоелыр, әмма барысы да барып чыгачак, ышаныгыз! Сезгә уңышлар һәм тырышлык телим, чөнки зур талант зур тырышлыкны таләп итә», - дип киңәш бирде чыгарылыш сыйныф укучысы.

Моңарчы «Татар-информ» бердәм дәүләт имтиханын өч фәннән 300 баллга тапшырган Әлмәт мәктәп укучысы Анастасия Князева турында язды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Блинкова победила Соррибес-Тормо и вышла во второй круг турнира WTA в Клуж-Напоке






Сотрудники МВД получили полномочия самостоятельно выдворять мигрантов

Весенние морозы будут суровее зимних: синоптики рассказали о погоде в марте и апреле

В Москве задержан многократный чемпион РФ по легкой атлетике Толстихин

Развратившего школьницу иностранца арестовали в Подмосковье