Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Зилә Сөнгатуллина: Элек опера театрында француз, итальян опералары татарча куелган

0

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина әйтүенчә, элек дөньякүләм операларны татар теленә дә тәрҗемә итеп җырлаганнар.

«Мин опера театрына килгәнче күп кенә француз, итальян опералары татарча куелган. Күз алдыгызга китерәсезме, «Евгений Онегин» операсы татарча яңгыраган! «Югарыдагы» хуҗалар, халыкка тәрбия бирер өчен, менә шулай да эшләп караган. Андый язмалар радио фондында бар. Венера Шәрипова, Фәхри Насретдиновлар татарча җырлаган», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Зилә Сөнгатуллина Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлаганда барлык чит телдәге опералар рус теленә тәрҗемә ителеп куелганын әйтте. «Аннан соң оригинал телдә куела башлады, барысын да яңадан оригинал телдә өйрәнергә туры килде. Җырлар өчен итальян теле – иң җайлы тел. Бу телдә тавыш үзеннән-үзе матур яңгырый», – дип аңлатты ул.

«Минемчә, хәзер тамашачы тәрбияле булырга тиеш. Программада операның кыскача эчтәлеге тәкъдим ителә, танышып чыгарга була. Хәзер бигрәк җайлы бит: сәхнә өстендә операның тәрҗемәсе титрлар белән дә чыгып бара, кеше һәр сүзне аңлый», – диде җырчы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Российская теннисистка Потапова пробилась в финал турнира WTA в Румынии






«Много возможностей»: для чего ЕС старается узаконить пиратство в Балтийском море

Подмосковные конькобежцы стали победителями и призерами первенства России

Купольная ротонда и подземный ход к алтарю: утвержден предмет охраны церкви в Бабушкине

Изменившийся Толик вернулся без Лены Полено, Сагалова ретировалась: чем удивят новые «Букины»