Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Дәүләт Думасы бердәм дәүләт имтиханын бетерү турындагы закон проектын караячак

0

Дәүләт Думасы октябрьдә бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турындагы закон проектын беренче укылышта карарга тели. Бу хакта Думаның мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова белдерде, дип яза «РИА Новости».

Аның сүзләренчә, әлеге закон проекты БДИны төп гомуми һәм урта белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә алыштырачак норманы билгели. Ягъни, укучыларның белемнәре барыбер тикшереләчәк, әмма ул дәүләт имтиханнары формасында эшләнәчәк.

Искәртик, июнь аенда ЛДПР, КПРФ һәм СРЗП партияләреннән парламентарийлар Дәүләт Думасына югарыда аталган закон проектын кертте. Түбән палата аны кабул итә калса, ул 2025 елның 1 гыйнварыннан ук үз көченә керергә мөмкин.

Әлеге закон гамәлгә кертелгәнче тапшырылган БДИ нәтиҗәләре дүрт ел гамәлдә булачак, аларны бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча югары уку йортларына кабул иткәндә керү сынаулары буларак караячаклар.

Закон проектының инициаторлары билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр БДИ аркасында ешрак үз-үзенә кул сала башлаган. Шулай ук БДИны оештыру – дәүләт өчен шактый чыгымлы әйбер, диелә аңлатма язуында. Шул ук вакытта әти-әниләр дә репетиторларга күп акча сарыф итә.

БДИны бетерү өчен тагын бер сәбәп – чыгарылыш сыйныф укучысының иҗади потенциалын ачу мөмкинлеге булмау.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Оже-Альяссим обратился к фанатам после снятия с турнира ATP-500 в Роттердаме






На труд мигрантов в регионах России будут вводить новые ограничения

В Москве рассмотрели реализацию инфраструктурных проектов в Ингушетии

СПАСЕНИЕ ОТ ДЕНУКЛЕАРИЗАЦИИ! ПРО "Z" И "Аз" В НЛП СВО. ДОРАБОТКА РАКЕТЫ "ОРЕШНИК". В.В. Путин, Дональд Трамп. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Синоптики спрогнозировали облачность без осадков в Москве 7 февраля