Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр 1 миллион сумга кадәр акча алачак

0

Кукмара районында контракт хезмәтенә кешеләр җыю дәвам итә. Россия Федерациясе Саклану министрлыгы белән контракт төзегән хәрбиләр махсус хәрби операция зонасына туган илне сакларга китәчәк. Аларның һәрберсе төрле түләүләр алачак, дип сөйләде муниципаль берәмлекнең Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин. Контракт төзүчеләргә Саклану министрлыгы бер тапкыр түләнә торган 195 мең сум, ТР Хөкүмәте 505 мең сум акча түләячәк, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

«Республика бирә торган түләүләргә өстәп, без районнан да акча бүлеп бирәбез. Мәсәлән, акча контрактчы эшләгән оешмадан да күчерелергә мөмкин. Шуңа күрә контракт төзегән өчен түләнә торган гомуми сумма бер миллион сумга җитәргә мөмкин», – дип билгеләп үтте Гарифуллин.

Районда шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм итәләр. Аерым алганда, Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә утын ташу оештырыла, шулай ук коммуналь хезмәтләр белән берлектә су белән тәэмин итү, юл проблемалары хәл ителә.

«Хәрбиләрнең гаилә әгъзалары һәрвакыт беренче урында. Безнең районда контракт төзергә теләүчеләр бар. Шулай ук безгә бүтән районнардан, мәсәлән, Нократ Аланыннан киләләр, чөнки бездә льготалар башка», – дип нәтиҗә ясады Башкарма комитет җитәкчесе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Алекс Де Минор

Де Минор стал финалистом турнира в Роттердаме






«Ветераны России» просят объявить Канье Уэста персоной нон грата

Пожарный поезд направлен к месту пожара в здании Электрозавода

Канье Уэст сначала по-русски обматерил Гошу Рубчинского, а потом назвал другом и предложил снова "затусить" в Москве

Кубок Англии. 1/16 финала. «Брайтон» — «Челси». Прямая трансляция: смотреть онлайн