Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясе фәнни-технологик блогы вәкилләре белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясенең фәнни-технологик блогы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Яклар сөйләшүләр өчен ТР Хөкүмәте Йортында очрашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Очрашуда катнашучылар алга таба хезмәттәшлек, шулай ук Татарстан һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенең уртак фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре үткәрү планнары турында фикер алышкан. Шулай ук алар башка актуаль темаларга, шул исәптән аддитив технологияләр өлкәсенә дә тукталган.
Моннан тыш, Миңнехановны Мәскәүгә «Росатом» дәүләт корпорациясенең Аддитив технологияләр үзәгенә чакырганнар.
Искәртик, «Росатом» июнь азагында Томск политехник университетында гомуми керү өчен Аддитив технологияләр үзәге ачты. Тагын бер үзәк Ижевск шәһәрендәге Удмурт дәүләт университеты базасында эшли.