Татарстан аграрчылары 6,3 млрд сумлык субсидия алды
Татарстан аграрийлары 6 млрд сумнан артык дәүләт ярдәме алды, бу еллык лимитның 46 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында брифингта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
«6,3 млрд сум субсидия бирелде. Июльдә шулай ук бюджеттан 680 млн сум ярдәм бирергә уйлыйбыз», - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе.
Җәббаров сүзләренчә, быел агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәменә 13,7 млрд сум каралган. Шул исәптән федераль бюджеттан 4,5 млрд сум бүлеп бирелгән, төбәк бюджетыннан - 9,2 млрд сум.
Министр искәрткәнчә, шулай ук 2017 елдан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен ташламалы кредит гамәлгә куелды. Әмма быел Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Үзәк банкның төп ставкасы югары аркасында ташламалы кредитлар бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
«Кредит ставкасы Россия Банкының төп ставкасына бәйле һәм ул аның күләменә карап үзгәрәчәк. Шулай итеп, кече хуҗалык формалары һәм елына 200 млн сумга кадәр табыш алучы хуҗалыклар 6,8 процент ставка белән кредит ала, калганнары — 10 процент. Әмма коммерция белән чагыштырганда ул ике тапкырга диярлек түбәнрәк», - дип ачыклык кертте спикер.
Татарстан аграрийларына 15,6 млрд сумлык 157 ташламалы кыска сроклы кредит һәм 16,1 млрд сумлык 42 инвестиция кредиты хупланды, дип билгеләп үтте ул.