Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Чаллы хастаханәсе белгече Кызыл диңгезгә әләм белән төшкән

0

Халыкара дайверлар командасы составында Чаллының 5нче хастаханәсенең баш программисты Динар Гыйльманов Кызыл диңгезгә сәяхәткә барды. Ул йөзенче тапкыр су астына төште. Һәм бу рекордын үзе эшләгән хастаханәгә багышлады - 25 метр тирәнлеккә учреждениенең әләмен алып төште. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында Сәрия Гарипова яза.

Динар Гыйльманов биредә 7 ел хезмәт куя. Ике югары белеме булган инженер программист компьютерлар, медицина җиһазларының туктаусыз эшләвен, ә иң мөһиме - хастаханәнең мәгьлүматииминлеген тәэмин итә. Ул 10 ел дәвамында донор буларак кан тапшыра.

«Кемнеңдер гомерен саклап кала аласың икән, икеләнүләрсез ярдәм ит», - ди шәһәрдәшебез.

Ул инде 12 ел дәвамында дайвинг белән шөгыльләнә. 42 метр тирәнлеккә төшкәне дә бар. Бу мавыгуы аңа үз-үзен җиңәргә, су асты табигатенең матурлыгын күрергә ярдәм итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса