Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Ленинград өлкәсе Энколово авылында «Петербург Сабантуе 2024» милли бәйрәме узган

0

29 июньдә Ленинград өлкәсенең Всеволожский районы Энколово авылы янында «Петербург Сабантуе» милли бәйрәме узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Сабантуй – иң күңелле, иң яраткан халык бәйрәме. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче барлык яшь, һөнәр, милләт һәм дин кешеләрен берләштерүче традицион халык күңел ачуларына меңләгән кеше җыела. Бу бердәмлек, дуслык һәм үзара аңлашу бәйрәме. Милли колоритын саклап, буыннар, конфессияләр һәм халыклар дуслыгы бәйрәменә әйләнгән Сабантуй барлык Петербург һәм Ленинград өлкәсе халкы өчен бик якын. Бәйрәм программасы бай булды – Сабантуй кунаклары өчен татар һәм башкорт мәдәнияте йолдызлары, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе халык һәм эстрада башкаручылары чыгышлары әзерләнгән иде, диелә хәбәрдә.

Шулай ук аркан буйлап йөрүчеләр үз осталыкларын күрсәткән, милли ишегаллары сувенирлары һәм халык кәсепләре белән җәлеп иткән, бәйрәм кунаклары традицион пылау, чәк-чәк, ат итеннән ясалган колбаса (казылык), бал һәм башка ризыклардан сыйланган.

Актив ял яратучылар өчен татар-башкорт уеннары һәм ярышларының традицион төрләре оештырылган: билбау көрәше, мендәр көрәше, күзләрне бәйләп чүлмәк вату, көянтә киеп йөгерү, көч ярышлары һәм башкалар.

Энколово авылында күңел ачулар көн дәвамында диярлек дәвам иткән һәм Петербург һәм Ленинград өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләренең иҗади коллективлары башкаруында җыр һәм биюләр, тәмле сыйлар, ярминкәләр белән үрелеп барган. Быел татар авылын традицион рәвештә Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районы оештырган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Определился соперник Андрея Рублёва во втором круге турнира ATP-500 в Роттердаме






Прохор Шаляпин выпустил сингл совместно с нейросетью

В Одинцове объявлен конкурс на реконструкцию более 5 км сетей водоотведения

7 февраля в Москве ожидается переменная облачность, без осадков

РПЦ прокомментировала запрет Трампа мужчинам состязаться с женщинами в спорте