Миңнеханов Татарстан районнары кулланучылар кооперативларына 10 автокибет ачкычы тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан кулланучылар берлегенең район филиалларына 10 автокибет ачкычын тапшырды. Тантана «Казан Экспо» мәйданчыгында «Агроволга» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.
«Халыкара кооперация көне алдыннан әлеге системаның эшен яхшыртуга ниндидер өлеш кертү өчен сәбәп бар», — диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, кулланучылар кооперациясенең төп бурычы — авыл халкына хезмәт күрсәтү. Бүген Татарстанның 1,5 мең торак пунктына күчмә сәүдәне тәэмин итүче 135 автокибет хезмәт күрсәтә, дип төгәлләде ул.
«Яңа автомобильләр бу эшкә җәлеп ителәчәк», — дип өстәде Татарстан Рәисе. Аның сүзләренчә, Татарстан Кулланучылар берлеге Россиянең кулланучылар берлекләре арасында лидерларның берсе булып тора.
Бу сүзләрдән соң Миңнеханов символик ачкычны Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрдановка тапшырды.
Автокибетләрне Әгерҗе, Апас, Балтач, Биектау, Кайбыч, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Сарман районнарының кулланучылар кооперативлары һәм җәмгыятьләре алды.
Әгерҗе райпосы Советы рәисе Рөстәм Ваһапов район кулланучылар җәмгыятенең 35 авылга хезмәт күрсәтүе турында сөйләде. Бер автокибетнең уртача айлык товар әйләнеше 630 мең сумнан ким түгел. Автокибет көн саен 30-35 мең сум табыш китерә, диде ул.
«Авылларда яшәүчеләр безнең автокибетләрне түземсезлек белән көтә», — дип белдерде Ваһапов.
2019-2022 елларда Татарстанда кулланучылар кооперациясе оешмаларына 73 автокибет бирелгән.
Чарада шулай ук Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.