Әтнә күмәк хуҗалыгы махсус хәрби операция зонасына машина җибәрде
Әтнә районы Ленин исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә «буханка» машинасы бирде. Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында Гөлнар Мөхәмәдҗанова хәбәр итә.
«Бу хакта әйтми кала алмыйм. Күмәк хуҗалык җитәкчебез Илгиз Вильданович махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә машина бүләк итте. Улыбыз Айзат, махсус хәрби операциядә катнаша. Көчебездән килгәнчә, аларга гел ярдәм итеп торабыз. Соңгы сөйләшүебездә машина кирәклеге турында хәбәр салды. Эзләнә башладык. Тотылган машина да бик кыйммәт йөри икән хәзер», – дип сөйләде Олы Бәрәзә авылыннан Фирдүс абый Зарипов.
Әти кешенең күңел халәтен аңлап та була. Махсус хәрби операциядә булган улына, ир-егетләргә һәрдаим ярдәм итеп тора алар. Айзат махсус хәрби операциядә машина белән идарә иткәч, гел запчастьләр дә кирәк булып тора икән.
«Запчастьләрне үзебез дә алгалыйбыз, күбрәк күмәк хуҗалык ярдәм итә. Инде бу юлы ел дәвамында күмәк хуҗалыкта эшләп торган машинаны егетләргә бирде. Күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вильдан улына хәлне барып аңлатуга: «Эзләнеп йөрмәгез, хуҗалык машинасын бирәбез, үзебезгә яңаны алырбыз», – диде. Машина әзер булгач, Айзат махсус кайтып, машинаны алып китә», – дигән иде ул вакытта Фирдүс абый.
Машинаны махсус хәрби операция зонасына җибәргәнче, тагын бер кабат карап, төзекләндереп чыкканнар. «Мин үзем дә техника эшен беләм. Аннары кияү машинаны Казанга автосервиска алып китеп, иптәшләре белән сөйләшеп, бар яктан да карап чыкты. Аллаһка шөкер, ялт итте машина», – диде ул соңыннан.
«Июнь башында отпускага кайткан Айзат, Сабантуй бәйрәмнәреннән соң, шушы атнада яңадан махсус хәрби операция зонасына китте. Бу юлы авылдашларының күңел җылысы кергән машинага утырып. Исән-имин кайтырга насыйп булсын Айзатка да, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан һәр егетебезгә дә», диелгән хәбәрдә.