Горький паркында казанлылар ВИЧ-инфекциягә тест тапшыра алачак
Бүген Казан халкы һәм кунаклары өчен ВИЧ-инфекцияне тикшерү өчен бушлай һәм аноним тест үткәрәчәкләр. Тест тапшыру Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Трудовые резервы» стадионы каршында узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, медицина хезмәткәрләре 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кизү торачак. Теләүчеләргә шунда ук социаль хезмәткәр белән әңгәмә үткәрү мөмкинлеге булачак.
- «Тест» проекты гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчаларына гамәлгә ашырыла. Акцияләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә оештырылган. ВИЧ-инфекция еллар буе сиздерми торып, инде медицина көчсез булганда гына үзе турында белдерергә мөмкин, диелә хәбәрдә.