Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Әлмәттә Татарстанның ХХ Нефть саммиты башланды

0

Бүген Әлмәт югары нефть мәктәбендә Татарстан Нефть саммиты башланды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел чара 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Быел саммитның төп темасы – 2050 елга кадәр Россиянең тотрыклы ягулык-энергетика комплексын тәэмин итү.

Пленар дискуссия алдыннан барлык катнашучылар арасында Россия ягулык-энергетика комплексын үстерүдә кайсы юнәлеш иң әһәмиятлесе дигән сораштыру үткәрелде. Түбәндәге җаваплар иң популяры булды:

  • Экологик яктан чиста һәм ресурс саклау энергетикасына күчү.
  • Файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртү өчен технологияләр һәм җиһазларны үстерү.
  • Кеше потенциалын үстерү.

Әмма дискуссиянең спикерлары тавышларның мондый бүленеше белән килешмәде һәм кеше потенциалын үстерүне иң мөһиме дип атады.

«Элегрәк без иң мөһиме – акча дип уйлый идек. Бу акча булмаганда һәм хезмәт хакы түли алмаганда шулай иде. Ә бераз акча барлыкка килгәч, иң мөһиме – кешеләр булып чыкты», - диде Миңнеханов.

Россия энергетика министры Сергей Цивилев искәрткәнчә, иң мөһиме – кеше потенциалын үстерү. Аның сүзләренчә, шуның нәтиҗәсендә яңа технологияләр һәм җиһазлар булдырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса