Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

«Аулак өй - көрәш» бәйгесендә «гаиләле командалар» номинациясендә зона ярышлары башлана

0

18 июльдә 11.00-17.00 сәгатьләрдә «Туган авыл» кунакханә-күңел ачу комплексында (Теләче районы, Теләче авылы, Луговая урамы, 2/1) «Аулак өй - көрәш» әдәби бәйгесенең «гаиләле командалар» номинациясендә зона ярышлары башлана. Бу турыда проект җитәкчесе Сәрия Җиһаншина хәбәр итте.

Бәйгедә Казан, Саба, Теләче муниципаль районыннан гаиләләр көч сынашачак. Шулай ук Пенза өлкәсеннән Сосновоборск районы Индерка (Госман) авылыннан махсус кунаклар була. «Былбылым» атказанган татар фольклор ансамбле дә «Татар әдәбиятында Ана образы» дигән темага татар әдәбияты классикларын өйрәнә., ди оештыручылар.

Әдәби көрәштә җиңүче командалар «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестивале (Спас муниципаль районы, Болгар шәһәре, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы) кысаларында узачак «Аулак – өй көрәш» проектының финал ярышларына чакырыла.

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Россиянең Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ДБҮ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист Медведев опустился на одну позицию в рейтинге ATP






Mash: замок Пугачевой в Подмосковье за 1 млрд руб. начали готовить к продаже

Вашингтон нашел себе нового союзника против России и Ирана. Только посмотрите на него!

В Галерее Ильи Глазунова состоится концерт «Ave Maria. Орган и Вокал»

Школьники из Москвы стали триумфаторами национального шахматного первенства