Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Түбән Кама һәм Чүпрәле мөхтәсибәтендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслар тәмамланды

0

Түбән Кама мөхтәсибәтендә 23 июньнән 11 июльгә кадәр балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары узды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Туган як» профильле сменасы кысаларында «Заря» лагеренда 155 бала ял итте, алар саф һавада булып, уйнап, шәхси үсеш һәм тәрбия алды. Мөгаллимнәр балаларга татар халкының олуг шәхесләре, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук туган якның бай тарихы һәм табигате турында сөйләде. «Туган як» сменасы программасы балаларга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә нигезләнгән иде», – диелә хәбәрдә.

Чүпрәле мөхтәсибәтендә 1-10 июль көннәрендә Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары узды.

«Мәрҗән» балаларга дини тәрбия бирү үзәгендә үсеп килүче буын ислам нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын, шулай ук мөгаллимәләр Энҗия Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова һәм Наимә Ханбикова җитәкчелегендә әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнде. Теоретик дәресләрдән тыш, катнашучылар өчен төрле оешмаларга һәм район паркларына экскурсияләр оештырылды. «Мәрҗән» үзәге 2018 елдан бирле эшли, һәм анда йөрергә теләүче балалар саны елдан-ел арта бара.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев опустился на одну строчку в рейтинге ATP






«Фейенорд» объявил о назначении временного тренера

В мэрии Кирова назвали улицы, которые планируют отремонтировать уже в феврале

СК возбудил дело в отношении таксиста, изнасиловавшего пассажирку в Москве

ООН: В России сохраняется один из самых низких уровней младенческой смертности