Кабан күле яр буенда сценаристлар өчен иҗади лаборатория эшләячәк
Казанда сценаристлар өчен ябык лабораториядә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Лаборатория 23-28 июльдә Кабан күле яр буенда узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашу өчен гаризалар 19 июльгә кадәр кабул ителә. Дәресләр ахырында, сайлап алынган биш сценарист йорт һәм Кабан күле темасына кыска метражлы фильм өчен сценарий язачак. Соңыннан ролик төшереп монтажлаячаклар. Әлеге роликны 30 августта күрсәтәчәкләр һәм фикер алышачаклар.
Дәресләрнең һәм ролик төшерүнең кураторы – сценарист-режиссер Теймур Ибраһимов, дип хәбәр ителә «Кабан күле» Телеграм-каналында.