Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Тарифлар буенча комитет җылылыкка бәяне 60-70 процент арттыру турында сүзләрне кире какты

0

Татарстанда җылылык өчен тарифларны 60-70 процентка арттырырга җыенмыйлар. Кайбер мәгълүмат чаралары Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павловның туры эфир вакытында әйткән сүзләрен дөрес аңламыйча бастырып чыгарды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Дәүләт комитетының Телеграм-каналында җылылык энергиясен исәпләүнең гамәлдәге алымнарына багышланган туры эфир булды. Аерым алганда, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя зоналары (башкача ул альтернатив котельня ысулы дип атала) алымын куллану турында сүз булды

Мондый очракларда яңа җылылык чыганагы төзелеш бәясе, аңа кулланучыларны куштыру һәм алга таба аңа хезмәт күрсәтү нигез итеп алына. Шушы чыгымнар нигезендә, чик дәрәҗә билгеләнә һәм җылылыкны шуннан да кыйммәткә сатарга ярамый. Шулай итеп, бу бәянең иң югары ноктасы. Бәя зонасына күчкәндә, җылылык өчен тариф уртача 60-70 процентка арта. Әлегә Россиянең 20 төбәгендәге 43 муниципалитет бәя зонасына күчкән. «Татарстанда альтернатив котельня ысулы кулланылмый, җылылык өчен тарифларның 60-70 процентка артуы планлаштырылмый», – диделәр ведомствода.

  • Дәүләт комитетында 2024 елның 1 июленнән тарифларның планлы индексация турында да искәрттеләр. Республиканың 695 муниципаль берәмлегендә алар 10,8 процентка, 218 берәмлектә 15,7 процентка артачак. Төбәк буенча җылылык энергиясе тарифлары уртача 10,8 процентка арта.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA официально приняла решение по Рыбакиной






Михаил Марголин: выстрел из темноты. Продолжение

В Москве в 2024 году стали меньше грабить

В подготовке Красной книги Москвы поучаствовало более 700 натуралистов

В Московской области врачи достали флешку с домашним заданием из желудка 16-летнего школьника