«Шәһри Чаллы» «Пятачоклар»ы яңача үткәреләчәк
18 июльдә «Шәһри Чаллы» коллективы чираттагы «Пятачок»ка чакыра. Хәзер ул «Шәһри Чаллы» кичләре» дип аталачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Бу юлы «Пятачок»та Әлфинә Әзһәмова, Виталий Агапов һәм «Казан егетләре» булачак. Бәйрәм 18 июльдә кичке сәгать алтыда Җиңү паркында була.
Өч ел элек редакция коллективы КАМАЗ заводы төзелешенә килгән яшьләр тормышында зур роль уйнаган «Пятачок»ларны кире кайтарды. 30 еллап туктап торган җырлы-биюле җыеннар шәһәргә кире кайтты. Шунысы куанычлы, өч елдан соң газета оештырган зур «Пятачок»лардан кала кече «Пятачок»лар да барлыкка килә башлады. Яңа шәһәрдә дә, ГЭС бистәсендә дә һәр атна шәһәр халкы җыелышып күңел ача. Гармун тартып җырлыйлар, бииләр. «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» үзенең миссиясен үтәде дип әйтә алабыз. Шәһәр тарихи культура чарасын кире кайтарды. Күпме кеше үзенең яшьлек дусларын тапты, хатирәләр янарды, диелә хәбәрдә.