Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Татарстанда барлык төрле маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кинәт кыйммәтләнде

0

Татарстанда агымдагы елның 1-8 июлендә барлык төрле маркалы бензин һәм дизель ягулыгы шактый кыйммәтләнде. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Барыннан да күбрәк АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензинның бәясе арткан – 81 тиенгә (1,2 процентка), бер литры өчен 69,09 сумнан 69,90 сумга кадәр. АИ-95 маркалы бензин 34 тиенгә (0,6 процентка), бер литры өчен 53,68 сумнан 54,02 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Дизель бәясе исә 19 тиенгә (0,3 процентка), бер литры өчен 60,28 сумнан 60,47 сумга кадәр арткан. АИ-92 маркалы бензинның, үз чиратында, 15 тиенгә (шулай ук 0,3 процентка), 49,70 сумнан 49,85 сумга кадәр кыйммәтләнүе күзәтелә.

Май ае нәтиҗәләре буенча АИ-92 маркалы бензин 2023 елның декабре белән чагыштырганда 0,9 процентка, АИ-95 – 1,0 процентка, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин – 2,6 процентка, ә дизель 0,5 процентка кыйммәтләнгән.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә бер айга (1 августка кадәр) бензин экспортлауга рөхсәт озайтылды.

«Коммерсантъ» газетасы мәгълүматлары буенча, Монополиягә каршы федераль хезмәт ягулыкның биржа бәясе арту шартларында август аенда бензин экспортлауны тыюны гамәлдән чыгармаска тәкъдим итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Серб Новак Джокович поздравил россиянина Даниила Медведева с днем рождения






Apple, Samsung и Xiaomi стали самыми популярными смартфонами в Москве

Экскурсия по Михайловской улице состоится в Войковском

Анастасия Агафонова вошла в Топ-3 рейтинга руководителей подразделений private banking

Пассажир электробуса пострадал в результате ДТП в Москве