Рөстәм Миңнеханов коммуналь аварияләрне бетерүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә төбәкнең муниципаль берәмлекләре башлыкларына коммуналь челтәрләрдәге аварияләрне бетерүне шәхси контрольдә тотарга һәм кирәк булганда үзәкләштерелгән рәвештә су китерүне оештырырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Һава торышы эссе, ул хәзер бераз тотрыклыланды, әмма дымлылык җитми. Су куллануның шактый артуын күзәтәбез. <...> Бу еш кына авария очракларының сәбәбе», - диде ул.
«Июнь ае йомгаклары буенча республика халкынан элемтә сервислары аша әлеге тематика буенча 1833 шикаять кабул ителгән. Алар иң күбе Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Менделеевск, Питрәч [районнарыннан]... Чистай, Лаеш һәм, әлбәттә, Казан яны бистәләреннән килгән», — дип проблемалы муниципалитетларны санап үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Халык үзенең мөрәҗәгатьләрендә аварияле сүндерүләрнең еш булуы һәм суның аз басымлы булуына, авария бригадаларының оператив эшләмәвенә, шулай ук үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләре озак вакытка сүндерелгән чакта су китерү проблемаларына зарлана», — дип аңлатты ТР Рәисе.
«Мин башлыкларга мөрәҗәгать итәм. Коммуналь челтәрләрдәге барлык авария очракларын шәхси контрольдә тотарга, аларның вакытында бетерелүен күзәтергә һәм халыкка күрелгән барлык чаралар һәм авария-төзекләндерү эшләренең сроклары турында оператив рәвештә хәбәр итәргә кирәк. Челтәрләрне озак вакыт сүндергән очракта үзәкләштерелгән рәвештә су китерүне оештырырга», - дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Миңнеханов сүзләренчә, ТР Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына муниципалитетларның башкарма комитетлары белән берлектә киләсе елларга дәүләт программаларын формалаштырганда су белән тәэмин итү челтәрләренең авария хәлендәге участокларын исәпкә алырга кирәк. Моннан тыш, ул суүткәргечләргә рөхсәтсез тоташып җиһазлар куюны исәпкә алу һәм туктату өчен приборлар кертү буенча көндәлек эш алып бару кирәклеген искәртте.
«Без эшнең эсселектә генә түгеллеген аңлыйбыз: суны сибү өчен кулланалар. Ләкин бу сылтау түгел. Су бөтен җирдә юк икән, Марат Мансур улы (ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин – Т-И күрс.), – сез [муниципалитетлар] башлыклары белән эшләгез – үзәкләштерелгән су китерү булырга тиеш. <...> Шундый йөкләмә <...> игълан ителә. Контрольдә тотыгыз – күпме, кайда су китерү оештырылган, кайда су юк. Боларның барысын да шәхси контрольгә алыгыз», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.