Татарстанда аномаль эсселек июль уртасында бераз кими
Татарстанда июльнең икенче декадасында уртача һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югарырак булачак. Мондый фаразны ТР Гидрометеорология таратты.
10-20 июль аралыгы өчен климат нормасы гомумән Республикада +20,2 градус, ә Казанда +21,0 градус, дип аңлата метеорологлар.
Шулай итеп, төбәктә урнашкан уртача һава температурасы аномалиясе агымдагы ай башы белән чагыштырганда шактый кимиячәк.