Татарстанда кайбер хуҗалыклар көзге культураларны сайлап суктыра башлады
Татарстанда кайбер хуҗалыклар көзге культураларны сайлап суктыра башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Июльнең соңгы 2 атнасында эссе һава торышы урнашты, ул икмәкнең өлгерүен тизләтә. Туфракның 1 метр катламында продуктив дымлылык күләме күп кенә күзәтү участоклары буенча җитәрлек дип бәяләнә – 110-150 миллиметрны тәшкил итә (121 миллиметрдан 175 миллиметрга кадәр күрсәткеч оптималь санала). Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Нурлат, Чистай һәм Лаеш районнарындагы аерым кишәрлекләр буенча бу күрсәткеч канәгатьләндерерлек дип бәяләнә – 100 миллиметрдан азрак.
«Чәчүлекләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча, көзге бөртекле культуралар өлгерү стадиясенә якынлаша. Сарман районында — «Туган як» агрофирмасы, Буада — «Авангард» хуҗалыгы, Алексеевскида — «Хузангай», Чүпрәле районында — «Таң Агро», Әлки районында — «Көньяк Әлки» һәм Мөслим районында — Исламов Илгиз Зәкиян улы шәхси эшмәкәрлеге көзге культураларны сайлап суктыра башлады», — дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.
Ленар Гарипов әйтүенчә, Республикада быел 1,3 миллион гектар бөртекле культура, 482 мең гектар майлы культура, 55 мең гектар шикәр чөгендере һәм 6,3 мең гектар бәрәңге һәм яшелчәне җыясы булачак.
ТР буенча Россия Авыл хуҗалыгы үзәге хезмәте мәгълүматлары буенча, күп кенә кырларда ашлыкның дымлылыгы 25-47 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта дымлылык 16 процентка кадәр кимегән аерым кишәрлекләр дә бар.
Быел иген культураларын аерым җыеп алуга әзерләнергә һәм булган киптерү комплексларын эшләтеп җибәрергә кирәк, дип билгеләп үтте Гарипов. Республика хуҗалыкларында 387 киптерү комплексы бар, аларның барысы да әзерлек стадиясендә.
«Көзге бөртекле культуралар чәчәк ату, сөтле өлгерү фазасын үтә. Чәчүлекләрдә корткычлар һәм авырулар үсеше күзәтелә. <...> Әлеге корткычлар уңышны 20 процентка киметә ала. Моннан тыш, ашлыкның сыйфаты кими. <...> III һәм V класслы бодай арасындагы бәя аермасы биш сумга кадәр җитә», - дип өстәде Ленар Гарипов, басуларны стресска каршы биологик препаратлар һәм гуматлар белән эшкәртү зарурлыгын ассызыклап.