Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Махсус операциядә катнашучы: Үз илеңне яклауның бер куркынычы да юк

0

Үз илеңне саклау – куркыныч түгел, дип сөйләде махсус операциядә катнашучы ефрейтор, 621 гаубица артиллериясе дивизионының техник часте технигы Денис Сергеев. Бу хакта ул «Җиңү армиясен кушыл» телемарафонында чыгыш ясаганда әйтте.

Хәрби әле армиядә хезмәт иткәндә үк үзендә патриотизм рухы барлыкка килүен сөйләде.

«Армиядә Кырымда хезмәт иттем, минем бурычым – аеруча мөһим объектларны, шул исәптән Кырым күперен дә саклау иде. Ул вакытта ук килешү төзергә теләгән идем, тик әти-әниләр кире күндерде. Махсус операция башлангач, бөтен иптәшләрем шунда булды һәм мин дә Ватанны сакларга тиешмен дип карар иттем», – дип сөйләде Денис.

Егет әти-әнисен факт алдына куя. Алар моңа шатланмый, тик ул кире чигенергә теләми.

«Минем гаиләдә хәрбиләр юк, бары тик хәрби буласым килде», дип сөйли ефрейтор.

Денис инде җиденче ай алгы сафта хезмәт итә. Аның бурычлары: хәрби техниканы төзекләндерү, списаниегә җибәрү. Бу һөнәрне ул эш барышында үзләштергән.

«Әгәр сиңа ниндидер ярдәм кирәк булса – анда сиңа ярдәм итәләр. Тылдан ярдәм дә сизелерлек булды. Безгә обмундирование, техника алып киләләр, республика безне автобуслар белән тәэмин итә. Гомумән, вак-төяк кенә әйбер дә күңелне күтәрә», – дип сөйли герой.

Килешү төзергә уйлаган кешеләргә Денис бернәрсәдән дә курыкмаска киңәш итә.

«Кешеләрнең анда начар дип уйлавын теләмим. Үз илеңне яклауның бернинди куркынычы да юк. Уртак Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тиеш», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев покинул топ-5 рейтинга ATP






В подмосковном колледже «Энергия» отметили День студента

Подиум для народа: победительница конкурса красоты попала под следствие

Целевой напор: новая система стабилизации улучшит точность наведения дронов

Волгоградцев предостерегли от новых афер в Telegram (Обновлено!)