Эльмира Зарипова: Килешү төзү – көчле һәм кыю кешеләр карары
Килешү төзү – көчле һәм кыю кешеләр карары. Бу хакта «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
«Республикада хәрбиләргә генә түгел, ә аларның гаиләләренә дә ярдәм итү системасы булдырылды. Өлкән яшьтәге туганнарына, балаларына, шулай ук инвалид балаларга җитди ярдәм күрсәтелә. Махсус операциядәге хәрби үз гаиләсе өчен тулаем тыныч була ала – без аларга килеп туган авырлыкларны җиңәргә булышабыз. Безнең министрлык хәрби алган 1,5 миллионның 360 меңен түли», – дип сөйләде ул.
Әтисе хәрби операциядә катнаша икән, 18 яше тулмаган һәр бала өчен 20 мең сум түләү каралган.
«Моны алыр өчен безгә әти кешенең махсус операция зонасында булуын раслый торган документ алып килергә кирәк. Моннан тыш, хәрби гаиләсендә яңа туган балага бәясе 10 меңгә кадәр булган яңа туган бала комплекты, шул исәптән подгузниклар, кием һәм башка кирәкле әйберләр бирелә. Шулай ук катнашучыларның балалары югары уку йортына кергәндә квоталар ала. Өлкән яшьтәге инвалид туганнарына өйдә хезмәт күрсәтәләр, ягъни безнең хезмәткәрләр аларга булыша. Шулай ук инвалид балаларны кайгыртырга да онытмыйбыз», – дип өстәде ул.
Эльмира Зарипова искәрткәнчә, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм үзләренә санаторий-курортта дәвалану да каралган. Аның сүзләренчә, махсус операциядә катнашучыларның эш урыннары да сакланып кала.
«Әгәр киредән укырга мөмкинлек һәм теләк бар икән, без моның белән дә ярдәм итәбез. Бу махсус операциядә катнашучыларга да, аларның гаиләләренә дә кагыла. Килешү төзү – көчле һәм кыю кешеләр язмышы. Бу чын ир-атлар карары», – дип йомгаклады ул.