Казан волонтерлары фронтка тычканнар белән көрәшү өчен песиләр җибәрә
Казан волонтерлары махсус операция хәрбиләренә тычканнар белән көрәшү өчен песиләр җибәрә. Бу хакта «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында «Легенда» Хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин сөйләде.
Ул студиягә хатыны Елена Малыгина, Казанның 6 нчы мәктәбе укучысы Айдар Кәбиров һәм Казанның «Эврика» мәктәбе укучысы Игорь Белов белән бергә килгән. Шулай ук Рыжик һәм Боец кушаматлы песиләр дә телемарафон кунагы булды.
Владимир Малыгин Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү белән ничек шөгыльләнә башлавы турында сөйләде.
Владимир Малыгинда тәрбияләнүче Игорь исә, үскәч хәрби булырга теләве турында сөйләде.
«Минем өчен Ватан – ул минем туганнарым, якыннарым. Булган бөтен нәрсәм», – дип сөйләгән егет.
«Мин әле кем булачагымны уйламадым, тик минем өчен Ватан – ул әти-әнием, әби-бабайларым, илебез Россия», – дип сөйләде икенче тәрбияләнүче Айдар.
Игорь эзләү эшен бик ошатуы турында да сөйләде.
«Без моның белән шөгыльләнергә тиеш, бу хәтер бит. Алар безнең тынычлык өчен көрәшкән», – диде Игорь.
Владимир Малыгин элек мәктәптә хезмәт дәресе укытуын, хәзер элекке укучыларының аңа гуманитар ярдәм белән булышуын сөйләде.
«Берсе җитәкче, икенчесе слесарь, өченчесе мастер. Миңа буржуйкалар ясарга ярдәм итәләр. Барысы да уртак көч белән эшләнә», – диде ул.
Елена Малыгина иренә гуманитар ярдәм белән булышуы турында сөйләде. Ул хәрбиләрне җылыта торган мичләрне бергәләп ясаулары турында да телгә алды.
Ир белән хатын фронтка җылыткычлар җибәрү белән генә чикләнми.
«Миңа хәрбиләр тычканнарның туйдырып бетерүен сөйләде. Сугыш чорында песиләр Эрмитажны да коткарып калган һәм мин нишләп әле аларга песиләр җибәрмәскә дип уйладым. Рыжик һәм Боец – чираттагы кандидатлар. Беренче партияне көзен җибәрдек. Песиләр хәрбиләрнең авырткан җирләренә дә ята, дәвалый. Көзгә яңа партия әзерләдек», – дип сөйләде ир-ат.