Ранель Сафин: Патриотизм – ул Ватан өчен гомереңне бирү
Патриотизм – ул Ватанга мәхәббәт, аның хакына үз гомереңне корбан итә алу. Бу хакта «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында Казанның Авиатөзелеш районы 60 нчы мәктәп укучысы Ранель Сафин әйтте. Ул алгы сафтагы хәрбиләргә теләктәшлек йөзеннән патриотик җырлар яза һәм башкара.
«Әтинең гитарасы бар иде, ул гитарада уйнаганда мин кушылып җырлый идем. Ә соңыннан мәктәптә, музыка дәресендә укытучы минем җырлаганны ишетеп алды һәм мине беренче концертка чыгарырга булды. Мин патриотизм – ул Ватанга, үз илеңә мәхәббәт дип уйлыйм. Аның өчен матди байлыгыңны гына түгел, ә гомереңне корбан итәргә әзер булу», – дип сөйләде Ранель Сафин.
Аның бабасы Тәбрис Зиннәтуллин сөйләгәнчә, Ранель госпитальдәге хәрбиләр алдында бер генә мәртәбә чыгыш ясамаган инде. Шулай ук ул, оныгына патриотик тәрбия бирү турында да сөйләде.
«Без патриотлар, чөнки безнең бик яхшы үрнәгебез– сугышта һәлак булган бабаларыбыз бар. Шулай ук Ранель әти-әнисе белән Үлемсез полк акциясендә дә берничә мәртәбә катнашты. Безнең госпитальгә дә барган булды, Ранель анда яраланучылар өчен җырлады», – дип сөйләде Ранельнең бабасы.