Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Казан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 1,5 мең тонна гуманитар ярдәм җибәрде

0

Татарстан башкаласындагы предприятиеләр, бизнес һәм битараф булмаган халык «Игелекле Казан» фонды эгидасы астында ел ярым эчендә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 500 миллион сумлык 1,5 мең тонна гуманитар ярдәм җибәргән. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны вакытында хәбәр итте.

«Ярдәм итәргә теләүчеләрне берләштерүче «Игелекле Казан» фонды бар. Берәүнең дә баш тартканы булмады. Бу барлык шәһәр кешеләре кушылган зур эш. Эш системалы дәрәҗәгә куелды», - дип сөйләде спикер.

Казан мэриясе линиясе буенча ел ярым эчендә 60 миллионнан артык суммага гуманитар ярдәм җибәрелде, дип өстәде ул.

«Узган елның октябрендә контракт нигезендә хәрби хезмәт үтәү турында килешү төзүчеләргә Казан бюджетыннан 200 мең сум түләү турында карар кабул ителде. Узган атнада мэр Илсур Метшин бу сумманы 300 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул итте. Хәзер Казанда контракт төзегән һәркем 1,5 миллион сум арттырылган түләү алачак», - дип нәтиҗә ясады Алеев.

  • Искәртик, Татарстанда 8.00 сәгатьтә «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. 12 сәгать дәвамында студиягә 60тан артык кунак, шул исәптән махсус операция катнашучылары, волонтерлар, медицина хезмәткәрләре, район башлыклары, артистлар һәм башкалар киләчәк. Шулай ук тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар, «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә тиешле төрле ярдәм чаралары турында мәгълүмат көтә.
  • Трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» каналларында, шулай ук «YouTube» һәм Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми берләшмәсендә онлайн карарга мөмкин.
  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

«ПСЖ» согласовал переход Хвичи, Калинская снялась с Australian Open. Главное к утру






Тренер по фигурному катанию Тарасова сообщила о плохом самочувствии

Вадим Красносельский: В Приднестровье российскому газу быть

Стало известно, где в России пройдут парады Победы

Более 350 человек из Ленинского округа стали лауреатами различных конкурсов