Якутиядән гаилә Саклану министрлыгы белән контракт төзү өчен Чаллыга килгән
Җиңү армиясе сафларын тулыландыру өчен Чаллыга илнең башка шәһәрләреннән дә киләләр. Бүген берничә шәһәр һәм районнан кешеләр контракт төзи. Мәсәлән, Ульяновск, Пермь һәм хәтта Якутиядән.
Андрей гаиләсе белән Якутиядән Чаллыга бер ай элек килгән. Махсус хәрби операциягә китү турында карар кабул иткәнче 50 яшьлек ир-ат шәхси сак бизнесы белән шөгыльләнгән. Аның сүзләренчә, Туган илне якларга һәм алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итәргә хәзер аның вакыты килеп җиткән. Контрактны Андрей Татарстанда төзергә булган.
«Мине махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итү турында килешү төзү өчен Татарстандагы шартлар канәгатьләндерә, шуңа күрә мин монда. Туган илне якларга вакыт, чөнки кем дә булса бу эшне башкарырга, кем дә булса бу бурычны үтәргә тиеш», ‐ дигән фикердә Андрей.
Хәзерге вакытта Татарстанның өченче «Батыр» исемле батальонына Чаллыда Саклану министрлыгы белән килешү төзегән 30 контрактчы кергән.
Рөстәмгә 42 яшь. Казахстанда туган, аннары Россиягә күченгән. Моңарчы Чаллы предприятиеләренең берсендә эшләгән. Ә бүген ул Җиңү армиясенә кушылу турында мөһим карар кабул иткән.
«Анда күпләр инде арыгандыр, дип борчылам. Белмим, ничек тә булса ярдәм итә алырмын, ниндидер белемнәрем һәм осталыкларымны күрсәтермен», - ди Рөстәм.
Булачак хәрбиләрне җәлеп итү буенча эш узган елның февраленнән үк башланды, дип уртаклаша Үзәк һәм Автозавод районнарының хәрби комиссары Рәшид Ильясов. Ә предприятиеләр, үзләренең хезмәткәрләрен җибәргәндә, аларга административ отпуск бирә, махсус хәрби операция зонасыннан әйләнеп кайтканчы аларның эш урыннарын саклый.
Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.