Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Ростов-на-Дону шәһәрендә Татарстан киносы көне узачак

0

14 июльдә «Вавилон» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге «Чарли» кинотеатрында безнең һәм Ростов-на-Дону шәһәренең бөтен татар халкы өчен мөһим вакыйга – Татарстан киносы көне узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Тамашачылар 12:00 сәгатьтә Татарстанда төшерелгән 3 фильмны бер билет бәясенә карый алачак. Хәбәрдән аңлашылганча, тамашачыларны кино карау, фикер алышу һәм продюсер Миләүшә Айтуганова белән иҗади очрашу көтә.

Сезне Космонавтлар проспекты, 2/2 йорт адресы буенча урнашкан кинотеатрда бу якшәмбедә Татарстан киносы көне фестивалендә көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса