Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Казан Башкарма комитеты: Махсус операциягә ярдәм итүгә бәйле һәр мәсьәлә беренче урында

0

Казан – илдә махсус операция катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен штаб булдырылган беренче шәһәрләрнең берсе. Әлеге штаб барлыкка килгәннән бирле һәр мөрәҗәгать индивидуаль рәвештә эшкәртелә һәм игътибарсыз калмый. Бу хакта Казан Башкарма комитеты Аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында сөйләде.

«Казанда шәһәр мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә шәһәр штабы төзелде, анда барлык структур бүлекчәләр керде. Гуманитар ярдәм җыюдан алып махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә ярдәм итүгә кадәр бер генә сорау да игътибарсыз калмый һәм беренче урында тора», – дип белдерде спикер.

Ул шулай ук махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә бирелә торган ярдәм итү чаралары турында да искәртте. Әйтик, аларга балалар бакчаларына бушлай йөрү, мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар ризык белән туклану мөмкинлеге һәм балалар лагерьләренә юлламалар бирелә. Шулай ук «Батыр» картасы буенча муниципаль мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләренә йөрергә мөмкин.

Искәртик, Татарстанда 8.00 сәгатьтә «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. 12 сәгать дәвамында студиягә 60тан артык кунак, шул исәптән махсус операция катнашучылары, волонтерлар, медицина хезмәткәрләре, район башлыклары, артистлар һәм башкалар киләчәк. Шулай ук тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар, «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә тиешле төрле ярдәм чаралары турында мәгълүмат көтә.

Трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» каналларында, шулай ук «YouTube» һәм Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми берләшмәсендә онлайн карарга мөмкин.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

В сети появилось трогательное видео Рыбакиной с детьми






Специалисты вывезли 10 т демонтированного металла от танкера Волгонефть-239

«У бабушки съехала крыша»: что известно об инциденте с выползшим на шоссе младенцем в Подмосковье

Москвичка потерялась в горах Кабардино-Балкарии, спустившись по крутому склону

Пригожин объяснил, почему считает неуместным сравнение «Евровидения» с «Интервидением»